Татарстан Дәүләт Советында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе утырышы булды
Чарада ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлык вәкилләре, волонтерлар, хәйриячеләр, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләренең хатын-кыз депутатлары катнашты
Хәйриячеләр көне алдыннан Татарстан Дәүләт Советында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе утырышы булды.
Чарада ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлык вәкилләре, волонтерлар, хәйриячеләр, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләренең хатын-кыз депутатлары катнашты (видеоконференцэлемтә режимында).
Катнашучылар арасында Саба районы вәкилләре: Саба муниципаль районының «Хәят» КАО җитәкчесе һәм «Солдатка аш» штабы җитәкчесе Гөлнара Фәтхрахманова, «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасының Саба районы бүлеге җитәкчесе, Саба шәһәр җирлеге Советы депутаты Илмира Галимуллина һәм көмеш волонтер Резеда Дәүләтшина бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев