Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең чаңгы ярышлары буенча спартакиадасы

2019 елның 16 мартында Зәй шәһәренең "Ялта-Зәй " спорт әзерлеге үзәге базасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды.

Ярышларда бөтен республика спортчылары катнашты. Һәр районнан стартка иң әзерлекле чаңгычылар командасы, һәр районның җыелма командасы составында 2 ир - ат һәм 2 хатын-кыз катнашты. Команда зачетында Саба районы спортчылары җиңү яулады! Безнең районны ярышларда тәкъдим иттеләр: Миннеханова Гөлсем Вәли кызы, Гарипов Ирек Рамазан улы, Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы, Заһидуллина Гөлнара Мөхәммәтфәнис кызы. Хатын-кызлар арасында индивидуаль ярышларда 4:31.7 Гөлсем Вәли кызы 2 урын алды, Гөлнара Мөхәммәтфәнис кызы 4:28.6 нәтиҗәсе белән 1 урын алды. Ир-атлар арасында шәхси ярышларда Ирек Рамазан улы 9:40.0 нәтиҗәсе белән 1 урын алды, Азат Хөрмәт улы 10:10.5 нәтиҗәсе белән 6 урын алды. Чын күңелдән аларны җиңүләре белән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм уңышлар телибез.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев