Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы “Шәхси кубогының” бадминтон буенча 2 нче туры

14-15 нче апрель көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы “Шәхси кубогының” бадминтон буенча 2 нче туры булып узды.

Ярышлар беренче тапкыр яңа формада уздырылды: һәр категориядә 64 егет һәм кызлар уенга кертелде.  32 уенчы  Татарстан Республикасының Шәхси кубогының рейтингы буенча сайланылды, калган 32 уенчы Алабуга, Әлмәт, Казан, Алексеевск шәһәрләрендә, Саба, Кама Тамагы районнарында уздырылган зона турларында алдынгы урынга чыккан спортчылардан  сайланып алынды.

       Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар да катнашты.

Парлы ир-атлар категориясендә  (2004 елгы һәм аннан кечерәк балалар) 3 нче урынны Смоголов Фидәил белән Хаҗиев Исмал (“Сабантуй” спорт мәктәбе) алды.

 Парлы хатын-кызлар категориясендә (2004 елгы һәм аннан кечерәк балалар)   Низамиева Зөһрә белән Вәлиева Гөлфия (“Сабантуй” спорт мәктәбе) 3 нче урынны алдылар.

Катнаш категориядә  Смоголов Фидәил белән Вәлиева Гөлфия (“Сабантуй” спорт мәктәбе) 3 нче урынга лаек булдылар.

“А” төркемендә беренчелекне Иващенко Ольга (Байлар Сабасы) белән Джеджула Дарья (Казан шәһәре) алды.

 Спортчыларыбызны җиңуләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев