Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре күпбалалы гаиләләргә балалар утыргычлары бүләк иттеләр

“Иминлек гаиләдән башлана” профилактика чарасы кысаларында Әлмәтнең дәүләт автоинспекциясе инспекторлары “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе һәм социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә дүрт күпбалалы гаиләгә махсус балалар утыргычлары бүләк иттеләр.

Акциянең максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын балалар катнашында юл-транспорт имгәнүләре проблемаларына җәлеп итү, мохтаж гаиләләргә булышу, үсеп килүче буынның тормышын һәм сәламәтлеген саклау. Оештыручылар Абдулгалимовлар, Мәсәгутовлар, Мингалимовлар, Әхмәтҗановлар гаиләләрен йортта балалар ишәюе белән тәбрикләп, балалар утыргычлары һәм зурракларга канцелярия әйберләре тутырылган яктылык кайтаргыч сумкалар тапшырдылар . Автоинспекторлар әти-әниләргә балалар утыргычларын автомобильгә ничек беркетергә һәм юлларда балаларны бәла-казадан ничек сакларга кирәклеге турында аңлаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев