Татарстанда буран, көчле җил һәм 4 градус салкын көтелә
1 ноябрьдә Татарстан территориясендә кабат болытлы һава торышы һәм явым-төшем көтелә.
Төнлә урыны белән җепшек кар, ә көндез кыска вакытлы буран фаразлана. Уртача тизлектә искән җил вакыты белән 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы -4..0 градус, ә көндез 0..+4 градус көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев