Татарстанда грипп октябрь урталарына көтелә
Татарстанда әлегә грипп белән авыручылар теркәлмәгән.
«Хәзер гриппка каршы прививка ясау өчен иң уңайлы вакыт. Чөнки иммунитет барлыкка килгәнче, ким дигәндә, ике атна үтәргә тиеш», – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Татарстанга грипп октябрь уртасында яки ноябрь башында көтелә, дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев