Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Татарстанда үсүче дару үләннәре” - сәламәтлек сәгате

Урамда матур җәйге көннәр тора, дару үләннәре җыярга әле вакыт кына. “Дәвалау үзлекләрсез үсемлекләр булмаган кебек, дару үләннәре белән төзәтеп булмаслык авыру да юк”, дигәннәр көнчыгыш белдеклеләре. 16 июнь көнне район китапханәсенең җәйге уку залында “Сөембикә” клубы өчен “Татарстанда үсүче дару үләннәре” - сәламәтлек сәгате үткәрелде, саваплы китаплардан торган күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Сөембикәлеләр үзебезнең табигатьтә үскән дару үләннәрен җыю вакытлары һәм аларның файдалы үзлекләре язылган таблицалар белән таныша алдылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр, шифалы чәйләрдән авыз иттеләр. Чара ахырында аларга фиточәй ясарга өйрәтүче күрсәткечләр өләшенде.

Фото: instagram.com/sababiblioteka

Чыганак: instagram.com/sababiblioteka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев