Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанда яшүсмерләр, студентлар һәм эшче яшьләр өчен махсус шөгыльләр үткәрелә

Чараны ЮХИДИ хезмәткәрләре оештыра

Автоинспекторлар  яшүсмерләргә юл иминлеге  кагыйдәләренең  төп нигезләрен һәм үзеңнең   физик  халәтеңне контрольдә тоту  зарурлыгы  турында   аңлата. Яр  Чаллыда “Меридиан”   яшьләр  клубында футбол турниры булды. Чара тәмамлангач, автоинспекторлар  юл хәркәте иминлеге буенча шөгыль үткәрделәр, яшүсмерләрнең юлларда куркынычсызлыкның элементар кагыйдәләрен үтәмәүләре: урамны тиешсез  урында аркылы  чыгулары, светофорның кызыл утына игътибар итмәүләре, автомобильдә тизлек режимын бозулары турында сөйләделәр. Полицейскийлар аларны  гадәттән тыш  сак һәм  игътибарлы булырга чакырдылар. Дәүләт автоинспекциясе  хезмәткәрләре шөгыльне  уен  формасында  үткәрделәр. Яшьләр юл хәрәкәте  кагыйдәләре  буенча  сорауларга  җавап  бирделәр, юлда  килеп  чыккан   вәзгыятьне чиштеләр, яктылык  кайтыргыч  элементлардан  файдаланырга   өйрәнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев