Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Татарстаннан рухи көч алам”

Узган атнада Сабабыз дәрәҗәле ку­нак­ларны - Бельгия татарларын кабул итте. Тумышы белән Әл­ки районының Чуаш Кичү авылы кы­зы, һөнәре буенча журналист, инде 20 елга якын Брюссель шәһә­рен­дә татар мохитен җәелдереп яшәү­че милләттәшебез-“Бельгия та­тар­­лары” берлеге рәисе Лилия Вә­лиева­ның гаиләсе белән Сабабызга бе­ренче килүе генә түгел.

undefined

Бу юлы да Татарстанга сәфәрендә ул Са­ба өчен аерым вакыт таба алган. Саба бе­лән Брюссель арасын нәрсә бәйли? Чит төбәктә яшәүчеләрне районыбыз кай­сы ягы белән җәлеп иткән соң?,- дияр­сез. Моның сере бик гади: Лилия ха­нымны каләмдәшебез, күп китаплар ав­торы Гөлсинә Галимуллина белән күп­тәнге ижади дуслык бәйли. Гөлсинә ха­ным үзе дә ике тапкыр “Бельгия та­тар­лары” берлеге чакыруы буенча Евро­па­да булып, китап укучылар белән оч­рашуларда һәм милли чараларда кат­наш­кан иде. Саба кунакларының бу ки­лү­ләрендә район үзәк китапханәсе кар­шында эшләүче “Әдәби кунакханә”дә зур очрашу үткәрелде. Лилия ханым Гөл­синә Галимуллинаның “Тау җылысы” әсә­рендәге Җиһания образының про­тотибы. Әсәрдә гади авыл кызы Җиһ­ания, Бельгия егете Аленга кияүгә чы­гып, яшәргә чит илгә китә. Монда аны нин­ди язмыш көтүе, яшәү рәвеше, тор­мыш­тагы төрле каршылыклар белән оч­ра­шып та, татарлага хас сабырлык, тый­наклык хисләрен югалтмавы, иң мө­һиме, милли тамырларын җуймыйча, мил­ләтен олылап яшәве сурәтләнә. Ав­тор бу әсәрне Европада кунакта бу­лып, анда яшәүче татарлар белән ара­лашканнан соң иҗат иткән. Китапны Бель­гия татарлары җәмгыятьнең 10 ел­лык эшчәнлегенә үзенә күрә бер бүләк бу­ла­рак та кабул иткәннәр. Очрашу ба­ры­шында Лилия ханымга да, аның тор­мыш иптәше Жан әфәнде Шмицка да кы­зыклы сораулар яңгырады, Әсәр­дә­ге һәр герой чынлыкта бар һәм алар­ның һәркайсы Лилия ханымның тор­мы­­шында әһәмиятле урын алган. Чит ил­­дә дә күңелен җылытучы туган як ха­ти­рәсе, дәү әнисе киңәшләре, каена­на белән килен мөнәсәбәте, вак-тө­як тормыш мәшәкатьләре әсәрдә ба­ры­сы да Җиһания кичерешләре, уй-гамәл­лә­ре аша ачып бирелә. Адәм баласын җы­­я­сы ризыгы йөртер диләр бит. КГУ­ның журналистика факультетын тә­мам­­лаганнан соң Лилия ханым “Сель­ская жизнь” газетасы хәбәрчесе бу­лып эшли. Француз телен яхшы бел­гән­­лектән, аны Бенилюкс дәүләтара оеш­­масына (Голландия, Люксембург, Бель­­гияне берләштерә) газетаның үз хәбәрчесе итеп эшкә җибәрәләр. Ме­нә шунда гомерлек ярын Жанны оч­ра­та. Бельгиядә Лилия ханым тагын бер һөнәр үзләштерә һәм бүгенге көн­дә зур халыкара гуманитар фондта финан­сист булып эшли. Шул ук вакытта 12 ел­дан артык “Бельгия татарлары” берлегенә җи­тәк­­челек итә. Бүгенге көндә Бельгия Король­легендә 500ләп татар исәпләнә икән. Алар белән даими элемтәдә торып, төрле мә­­дә­ни чаралар, Сабантуйлары, “Аулак өй”, мил­ли ризык кичәләре оештырып, ва­­тан­дашларыбызны берләштерү эшен дә алып бара, татар китаплары һәм мил­ли матбугат басмалары белән тәэ­мин итү җаен да кайгырта. Тагын бер зур чара - Лилия ханымның гаиләсе соң­гы елларда Испаниянең Урта диңгез бу­ен­да “Гаилә лагере” оештырып, Та­тар­­станнан килгән волонтерлар яр­дә­мендә Европа балаларын татарча сөй­ләшергә өйрәтә, милли гореф-га­дәт­ләребез белән таныштыра. Гол­лан­дия, Алмания, Франция һәм Испания ба­­лалары шулай итеп җәй буе та­тар мохитендә яши, Тукай телен өй­рә­нә. Татар артистларын чакырып, кон­цертлар оештыру мөмкинлеген дә табалар. Бельгия белән Татарстан ара­сына күпер салган бу җыйнак кына гәү­дәле, әмма кыюлыгы, тәвәкәллеге бе­лән ирләрне дә алыштырырлык гаярь йө­рәк­ле ханымның тырышлыгына таң ка­лыр­лык. Ике кызы да теттереп татарча сөй­ләшә, җырлый, бии. Олы кызы Ре­ги­на милли чараларны оештыруда үзе дә башлап йөри, Лилия ханым әй­түенчә, “татарлыгы” буенча әнисен дә уз­дыра икән. Тормыш юлдашы, һәр эшен­дә ярдәмчесе, фикердәше бул­ган Жан әфәнде дә әкренләп татар сүз­лә­рен үзләштерә. Кичә барышында сөй­ләт­тереп тә карадылар әле үзен. Сер бир­мәде бельгияле, татар теленең өй­рәнүгә бик авыр бирелүен әйтсә дә, җәмәгатенә карап: “Лилия, сине го­ме­рем буена яратам” дип, кичәгә ки­лү­челәрнең күңелен күтәрде. “Саба ми­нем икенче өем кебек булды. Монда бик тыныч, килгән саен күп үзгәрешләр кү­рәм. Сабаның Яр буен, башка ямьле җир­ләрен карадык, табигатьтә булдык, саф чишмә суларыннан авыз иттек, халкы белән аралаштык. Сезнең белән ае­рыласы килмичә генә саубуллашам”,-диде ул соңыннан. Кичә ахырында ки­тап­­ханәләр системасы директоры Ләй­сән Билалова ”Беркем дә бер кешене тел­не сакларга мәҗбүр итә алмый,бер ке­шегә дә чит илгә барып, үз милләтең өчен нәрсәдер эшлә, үз акчаңны сарыф итеп, нәрсәдер өйрәт,башкаларны иярт дигән күрсәтмә бирелми, болар бө­те­­несе дә күңел кушуы буенча гына эш­ләнә. Аллаһы Тәгалә сезгә шушы из­ге уйны салган икән, сез шуларны баш­ка­расыз икән, бу тиңсез хезмәт”,- диде һәм Татарстан киявенә чигүле түбәтәй киерт­те. “Татарстаннан, сезнең кебек мил­ли җанлы дусларымнан рухи көч алам, бу безне яңа эшләргә рухландыра, ки­лә­чәктә дә аралашып яшик, үзегезне дә Бельгиягә чакырам”- диде Лилия Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев