Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Техник иҗатны үстерү юнәлешенә яңа җиңүләр

    15-16 июнь көннәрендә Казанда үткән республика техник иҗат фестивалендә безнең укучылар да катнашты.

    Фестивальда Балалар Иҗат үзәгенең инженер командасы лаеклы 2 урынны яулады, җитәкчесе – Ринат Исмагилов. Команда составында Сәләтле балалар интернат – мәктәбе укучылары Кутдусов Камиль, Шайхутдинов Нур, Халиков Амильләр катнашты. Фестиваль кысаларында узучы “Мин – мастер” бәйгесендә Икшермә кадет интернат – мәктәбе укучысы Каримов Әлфис һәм Сатыш урта мәктәбе укучысы Хисамиева Ясмилә Лауреат булуга ирештеләр. Җитәкчеләре – Илнат Хасанов, Айгөл Гильманова.

    Фото: http://saby.tatarstan.ru

    http://saby.tatarstan.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: