Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләчедә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә апа Кәримова үзенең туган көнен билгеләп үтте [+фото]

«Теләчедә яшәсәм дә, хезмәт эшчәнлегем Саба районы белән бәйле. Бер дә онытмыйсыз, гел хәлемне белеп торасыз, рәхмәт сезгә, сабалылар!” - ди Гөлбикә апа.

Теләчедә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое, КПССның ХХV съезды делегаты, «Татарстан АССРның иң яхшы сыер савучысы» дигән мактаулы исем иясе Гөлбикә апа Кәримова  үзенең туган көнен билгеләп үтте. 

Аны гомер бәйрәме белән Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Саба районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов тәбрикләделәр, чәчәк бәйләмнәре, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

"Теләчедә яшәсәм дә, хезмәт эшчәнлегем Саба районы белән бәйле. Бер дә онытмыйсыз, гел хәлемне белеп, туган көннәремне искә алып торасыз, рәхмәт сезгә, сабалылар!”дип, Гөлбикә апа райондашларыбызга җылы хисләрен җиткерде.

Әле туган көн бәйрәмнәре алга таба да күп булсын,сәламәт булыгыз, иминлектә яшәгез, Гөлбикә апа!

Алсу Ибраһимова.

Гөлбикә Кәримова   бөтен гомерен терлекчелеккә багышлап, барлык хезмәт кул көче белән башкарылган авыр елларда зур тырышлыгы белән хөрмәт казанган мөхтәрәм шәхес. Хезмәтенең беренче елларында ук югары нәтиҗәләргә ирешә. 7 сыйныфны тәмамлауга Үзәк фермасына эшкә  килгән кыз,  42  ел сыер савып лаеклы ялга китә. Герой булам дип түгел,  бары яраткан эшенә бөтен көчен биреп башкара ул. «Бик авыр хезмәт белән хөрмәт казанган кеше мин. Мин эшкә кергәндә группада 12 сыер, аннары 16, алга таба  25 сыерга җиткерделәр. 19 ел кул белән саудык.  Аппаратка көйләнгәч,  эшләр бераз җиңеләйде. Тирес түгү, ашату, су эчерү -- барысы да кулдан  башкарылды. Гади сыер савучы гына булсам да, зур дәрәҗәле исемнәр бирделәр.  1965 елда Ленин ордены белән бүләкләделәр, -- дип сөйли ул. 1968 елда ул бер сыердан 5549 килограмм сөт савып алып, Саба районының уртача күрсәткеченнән  ике тапкырга арттыра. Шул елны аңа «ТАССРның иң алдынгы сыер савучысы» дигән мактаулы исем бирелә.  1971 елда Социалистик Хезмәт Герое дигән исемгә лаек була. 1976 елда КПССның ХХV cъезд делегаты буларак Мәскәүгә чакырыла.  Съезддан кайтканнан соң  ул чактагы совхоз директоры Габделхак Галиев конторага чакыра аны. Малларга ашатырга азык калмавы, фураж бетүе турында әйтә. Бу мәсъәләне хәл итәргә совхозның баш икътисадчысы белән икесен Мәскәүгә җибәрми чарасы калмавын җиткерә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы сыер савучының гозерен кире кага алмый,  500 тоннага рөхсәт язуы белән кайталар  алар. «Мәскәүгә җиде тапкыр, Мавзолейда алты тапкыр булдым. Бүгенге тормышыма шөкерана кылам. Гомер буе  кадер-хөрмәттә, ихтирамда яшәдем. Һәр елны Казанга авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре  бәйрәменә чакыралар. Ел саен 9 декабарь көнне Казанга Геройлар көненә алып баралар. Тормышларыбыз Аллага шөкер. Еллар гына тыныч булсын», - ди ул. Фәридә Вилданова. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев