Тенеки көмешчесен искә алу
Һәр төбәкнең тирә-якта дан тоткан, шөһрәт казанган һөнәр осталары була.
Тенеки авылы да үзенең көмешчеләре белән илебезнең ерак өлкәләрендә дан яулаган. Алар кулы белән эшләнгән бизәнү әйберләре элек-электән һәркемне сокландырган һәм аларга һәркайда сорау булган. Саба туган якны өйрәнү музеенда “Районыбызның күренекле шәхесләре” проекты кысаларында шушы гүзәллекне тудырган осталарның берсе Хәбибрахман Ганиевның кызы Миннегөл апа Нуриеваны “Туган якны өйрәнүчеләр” клубына кунакка чакырдык. Очрашуда Миннегөл ханым әтисенең күп вакыт түземлек сорый торган эш белән яшьтән үк шөгыльләнә башлавын һәм еллар үткән саен камилләштерүен, бик осталар гына башкара ала торган кара алтынлау һөнәрен дә үзләштерүен сөйләде.
Шулай ук, тарихчы Илдар абый Сафин төшергән видео язмаларны карап, Хәбибрахман бабай үзе һәм тормыш иптәше сөйләгәннәрен тыңлап, көмешче һөнәренең тырыш хезмәт, нык сабырлык тәлап ителгән икәнлегенә тагын бер кат төшендек. Кызганыч, Хәбибрахман бабайның эшен дәвам итүчеләр калмады. Илсөя Билалова, музей хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев