Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теннисчы Ләйсән Зарипова Төркиядән өч көмеш медаль белән кайтты

Райондашыбыз Анталья шәһәрендә узган Трисом уеннарында катнашты

  19-26 мартта Төркиянең Анталья шәһәрендә Трисом уеннары узды, анда дөньяның 19 иле катнашты. Өстәл теннисында 9 илдән спортчылар көрәште, бу Россия, Франция, Мисыр, Кытай, Бразилия, Аргентина, Португалия, Бөекбритания, Төркия. Өстәл теннисы уеннарында безнең ил исеменнән спорт җыелма командасы әгъзалары (ЛИН) Ләйсән Зарипова һәм Дарья Николаенко чыгыш ясады. Ләйсән команда разрядында Даша Николаенко белән, катнаш разрядта Португалиядән Жоао Солидад белән һәм шәхси разрядта өч көмеш медаль яулый.  

"Көрәш бик җитди булды. Бик яхшы чыгыш ясадык. Әгәр дә алдагы чемпионатларда һәм уеннарда пьедесталга французлар күтәрелсә, бу юлы без аларны артка этәрдек. Финалга чыгу өчен Ләйсән мисырлы белән каты көрәш алып барды, аны 3:1 исәбе белән җиңеп, финалга үтте. Финалда бик яхшы уен күрсәтте, бераз гына җитмәсә дә, һәр партиядә 2 очкога гына җиңелгәннән соң, лаеклы уйнады (9:11, 9:11, 9:11). Барлык тренерларыбызга зур рәхмәт. Күп тәҗрибә тупладык, ә алтын өчен без һичшиксез кире кайтачакбыз, гәрчә ярышларда нинди урын алуың мөһим булмаса да, беренче, икенче, яки унынчы, үз урынынны алу мөһим булса да, без барысын да эшләдек, Аллага шокер"

дип кичерешләре белән уртаклаша социаль челтәрләрдә  Ләйсәннең әнисе Рәмзия ханым Зарипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев