Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терапевт Айгөл Тазниева: “Мөмкинлегем булса, беркемгә дә чирләргә юл куйдырмас идем”

Аның эш бүлмәсе яныннан көнозын кеше өзелми. Чиратта утыручылар күпме кирәк – шуның кадәр көтеп утырырга да риза, табибә кабул гына итсен.

Сихәт эзләп килүчеләргә  аның  дәвалау ысуллары гына түгел, эш тәҗрибәсеннән чыгып әйткән һәр киңәше, һәр сүзе дә кадерле. Айгөл Тазниева Саба үзәк хастаханәсендә хезмәт куйган дәверендә әнә шулай  тиз арада  авыручыларның күңелен яулап алды һәм күпләрнең үз кешесенә әверелде.

  Медицина өлкәсен сайлавы да очраклы гына түгел Айгөл Фәнил кызының. Әнисе Наилә ханым гомере буе район үзәк хастаханәсендә операция шәфкать туташы булып эшли. Лаеклы ялда булса да, әле дә тынгысыз эшендә тугрылыклы хезмәт итүен дәвам итә. Әнисенең ак халат киеп авырулар янында әвәрә килгәнен күреп үскән кечкенә Айгөл, кечкенәдән үк  нәни генә күңеленә  “табибә булам”  дигән уйны  беркетеп куя. Әнисенең эш урынына килгәч, ак халатлы апаларының үкчәле түфлидән шак-шок килеп басып йөрүләренә кадәр кызыга кызчык. Ә мәктәпне тәмамлап югары уку йортына – Казан Дәүләт Медицина Университетына кергәч, медицина дөньясы аны чын мәгънәсендә үз эченә бөтереп алып кереп китә. Күп укый, өстәмә мәгълүматлардан файдалана. Укуын тәмамлап район үзәгенә кайткач та, белемен күтәрү өстендә эшләвен дәвам итә. “Беренче эш көннәремне яхшы хәтерлим. Мин башта Саба район хастаханасенә кайтып урнаштым, ияләшүе бик җиңел булмады, әлбәттә. Берәр атна эшләгәннән соң, миңа Шәмәрдән хастаханәсенә күчәргә тәкъдим иттеләр, яшь белгеч буларак “Земский доктор” программасы буенча тораклы булу өчен миллион сум акчага ия булдым.

Менә шунда бу һөнәрнең бар нечкәлекләрен үзләштерә башладым. Табибәләр Ризидә Шәриповна, Динә Моратовна зур остазларым булдылар. Үзем дә табигатем буенча бик кызыксынучан кеше мин, сорауларыма җавап тапканчыга кадәр эзләнә идем, тәҗрибәле белгечләрдән сорашырга бервакыта да оялмадым, өйрәндем.

Күзәтүләремне үземнең бер алсу  тышлы куен дәфтәремә  теркәп  бардым. Ул хәзер дә эш өстәлемдә ята, аны кулыма алып караган вакытларым еш була.  Шушы хастаханәдә мин чын-чынлап эшкә өйрәндем. Андагы коллективка хәзер дә зур рәхмәт хисләре белән яшим”, – дип уртаклаша Айгөл Фәнил кызы.

    Булачак тормыш иптәше белән дә Шәмәрдән хастаханәсе очраштыра Айгөлне. Амбулатор картасын сорап керә ул табибә кабинетына. Аралашып киткәч, элекке танышлар икәнлекләре дә ачыклана, башлангыч классларда  бергә укыган вакытлары да  искә төшә. Очрашып йөргәннән соң, яшьләр мөнәсәбәтләрен законлаштырырга ният кылалар. 

Инде хәзер тату гаиләдә уллары Данияр үсеп килә. “Ирем Руслан белгечлеге буенча Казандагы бер эре фирмада баш энергетик булып эшли. Улыбызны тәрбияләүдә әти-әниләребез зур таянычыбыз. Чөнки икебезнең дә хезмәтебез тынгысыз, эш сәгатьләре белән исәпләшә торган түгел. Төнге кизү торулар бар, кайвакыт өйгә 2-4 сәгатькә генә кайтып киткән көннәр була.

Улыбызны дәү әтисе төрле түгәрәкләргә йөртә, футболга, бассейнга, мәктәпкә әзерлек төркеменә алып бара. Бу яктан безнең күңел тыныч”, – дип дәвам итә Айгөл.

  Табиб хезмәтен башка һөнәрләр белән чагыштыра торган түгел, дөрестән дә, бик тынгысыз һәм җаваплы. Аеруча коронавирус чорында авырга туры килә яшь табибәгә. Кинәт килеп чыккан чир алдында гади халык кына түгел, хәтта табиблар да югалып кала ул чорда.

“Беренче авыру очрагы Сатыш авылында теркәлде. Авыруны барып тикшерергә, кирәкле дәваны билгеләргә кирәк булды. Бу безнең сәламәтлек өчен дә куркыныч тудыра иде, әмма бу турыда уйлап торырга вакыт бар иде дисезме? Тизрәк авыру янына ашыктык”-дип искә ала Айгөл.

Гади көннәрдә 20-25 авыру кабул иткән булсалар, ул чорда 40шар кешегә ярдәм күрсәткән чаклары була. Авыр костюмнар белән авыруларның өйләренә баралар, ерак авылларга чыгып китәләр. Әле хастаханәдәге кабинеты каршында көтеп утыручы пациентлары да бар бит. Күбесендә хроник авыру. Зарланмый Айгөл. Фельдшерлар белән дә килешеп эшли. Инде, шөкер, бу авыруны  да җиңеп киләбез.  Бу, беренче чиратта, Айгөл Фәнил кызы кебек алтын куллы шәфкать ияләренең тырышлыгы дими ни дисең?

  “Мин узем кешеләрне бик яратам, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәргә ашкынып торам, кеше хәленә керергә тырышам. Мөмкинлегем булса, беркемгә  дә чирләргә юл куйдырмас идем. Нишлисең бит, адәм баласы шулай яратылган.  Авыру беркемгә дә сорап килми шул. Әйтәсе килгән теләгем: пациентларыбыз табиб әйткән киңәшләрне төгәл үтәргә гадәтләнсеннәр иде. Бер-береңә ныклы ышаныч булганда, бер-береңне тыңлый һәм ишетә белгәндә генә авыруны җиңүе җиңелрәк булачак. Һәркемгә ныклы сәламәтлек телим!” дип ихлас елмая ак халатлы шәфкать иясе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тазниева Айгол Фэнилевнаны кешелэр унай яктан гына искэ алалар. Ана авыр эшендэ унышлар телик.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Айгол Фэнилевнаны бар кеше дэ мактап кына искэ алалар. Башкалар да аннан урнэк алсыннар иде. Баш врач булып Марат Юсупов килгэннэн бирле Саба узэк шифаханэсендэ тэртип юк. Кирэкмэгэн ремонт ясатып,купме акчаны суга салды.Бу акчаларга яна технология кулланып,купме кешене саклап калырга була иде.