Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Тере дарулар» аша экологик танышу

Кешеләрне дәвалауның күп ысуллары арасында, мөгаен, иң күңелле һәм табигый, өстәвенә иң борынгыларның берсе – дару үсемлекләре белән дәвалау

10 августта Шәмәрдән китапханәсендә дару үсемлекләренә багышланган «Тере дарулар» экологик танышу уздырылды. Чарада Шәмәрдәннең “Салават купере” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр - "Сәйлән" клубы әгъзалары катнашты.
Кешеләрне дәвалауның күп ысуллары арасында, мөгаен, иң күңелле һәм табигый, өстәвенә иң борынгыларның берсе – дару үсемлекләре белән дәвалау.
Китапханәчеләр  «Яшел даруханә» презентациясе ярдәмендә нәни кунакларга иң танылган дару үсемлекләре, мәсәлән, кабак, ромашка һәм кычыткан турында сөйләделәр; тематик һәм яңа китапларга күзәтү үткәрделәр. Балалар “Нинди үсемлек?” уенында актив катнаштылар, тематик табышмакларга җаваплар эзләделәр. Чара «Үсемлекләр» мультфильмын карау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев