Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терлекчелектә 9 айлык эш йомгаклары

Узган шимбәдә “Саба” җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2020 елның 9 ае терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды.

Чарада Саба районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре катнашты. Идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев катнашучыларны терлекчелектә җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды. Финанс-икьтисад булеге начальнигы  Әлфия Мусина 9 айга икътисадый анализ белән чыгыш ясады. Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары 1 октябрьгә 590244 центнер сөт, 33269 центнер сыер, 67744  центнер дуңгыз ите җитештергән (2019 елга карата үсеш 127, 108 һәм 106%).  “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы, ПМК (Чулпыч),  “Нырты”, “Шытсу”, “Игенче”, “Курсабаш” җәмгыятьләре савым һәм продуктлылык буенча лидерлар булып торалар. Киңәшмәдә катнашучылар 2020-2021 елларда терлекләрне  кышлату һәм терлек азыгы белән тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Семинарның практик өлешендә Сатыш бригадасы җитәкчесе Фәргать Сәүбәнов яшь бозауларны җәйге мәйданчыктан торакка  күчерү, ашатуны оештыру турында   сөйләде. Киңәшмәдә район башлыгы Рәис  Миңнеханов катнашты һәм чыгышында терлекләрне кышлату чорында хуҗалыклар алдында торган бурычларны  яктыртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев