Терлекчелек–үзәктә, уңганнары хөрмәттә
Мәгълүм булганча, район башлыгы карары нигезендә терлекчелекне үстерүгә юнәлдерелгән ярыш шартлары игълан ителгән иде. Бу көннәрдә авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагындагы 9 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак ясалып, алдынгылар билгеләнде. Эшчәнлек күрсәткечләре белән таныштыруын сорап район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншинга мөрәҗәгать иттек.
– Быелгы пандемия авыл хуҗалыгын алып баруда күпмедер кыенлыклар тудырса да, хуҗалыклар алдына куелган бурычлар үтәлә, тулаем алганда, елны да уңышлы тәмамларбыз дигән ныклы ышаныч бар. Терлекчелек тармагының 9 айлык күрсәткечләренә килгәндә, районыбызның тырыш терлекчеләре көче белән 590244 центнер сөт (узган елның шушы чорына караганда үсеш 127 процент), 102013 центнер ит (116%) җитештерелде. Хуҗалыкларда барлык төр малларның баш саннары артты. Хәзерге көндә районда 29326 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бер сыердан уртача 24,9 кг сөт савыла. Узган ел бу вакытта 21,3 килограмм иде. Димәк, дәүләткә узган ел күрсәткече белән чагыштырганда 41 тонна сөт артыграк сатыла дигән сүз. Терлекчелектә быел да киң колачлы төзелешләр алып барылды. Яңа тораклар сафка басты. Зур объектларга килгәндә, «ПМК»ның 2450 башка исәпләнгән терлекчелек комплексының икенче өлеше төзелеше бара. «Игенче» хужалыгында өстәмә 200 башка исәпләнгән савым залына реконструкция ясалды. «Нырты»ның Арташ бүлекчәсендә, «Курсабаш», «Симет», «Урта Саба» хуҗалыкларында яңа таналар тораклары файдалануга тапшырылды. «Төбәк» сөтчелек комплексында 390 башка исәпләнгән сыерлар торагы декабрь аенда файдалануга тапшырылачак. «Курсабаш» хуҗалыгында ике роботлаштырылган һәм 200 башка исәпләнгән торак төзелеше тәмамланып килә.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Югары технологияле роботлаштырылган сөт комплексы (“ПМК” җәмгыяте) коллективы
Терлекчелек тармагы җитештерү күрсәткечләре буенча районда алдынгы урында баручы “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре (Данияр Гәрәев, мал табибы (сулдан), Фәрит Мөхәммәтшин (җитәкче), Илдус Миңнеханов (учетчы), Зөфәр Мөхәммәтшин (җитәкче), Зөлфәт Заһидуллин (ясалма орлыкландыручы), Ленара Бикчәнтәева ( мал табибы), Илшат Тимербаев (ветсанитар), Фалиянур Хәмитова (учетчы), Наил Шакиров (терлекче), Тәнзилә Сабирова (бозау караучы). Хуҗалыкта 10 айда 53417 центнер сөт (үсеш 112%), 2669 центнер ит (121%) ит җитештерелде. Барысы 752 бозау алынып (чагыштыру чорына карата 68гә артык), яшь терлекләрнең тәүлеклек артымы 989 грамм тәшкил итте. Бер малдан алынган акча кереме 91,012 мең сум булды, ягъни 2019 ел күрсәткеченнән 2 меңгә артты. Хуҗалык елны бер сыердан 11028 килограмм сөт савып төгәлләү бурычын куйган.
Фотода “Игенче” җәмгыяте терлекчелек тармагының бер төркем уңганнары – Марс Вәлиев (баш зоотехник) (сулдан), Альфира Тимергалиева (терлекче), Нурсанә Сәгыйтова (сыер савучы), Алмаз Зарипов (җитәкче), Гүзәл Галимова (ферма мөдире), Гүзәл Рамазанова (бозау караучы) һәм баш мал табибы Нияз Мирзагалләмовны күрәсез. “Игенче”дә 190 кеше эшли, шуларның 110ысы терлекчелектә хезмәт куя. Бердәм коллективның уртак тырышлыгы белән 10 айда сыерлардан 79710 центнер сөт (үсеш 107%) савып алынды, 4529 центнер ит (109%) җитештерелде. Хуҗалыкта көтүне яңартуга да зур игътибар бирелә. Алынган бозаулар санын ел ахырына 1400 башка җиткерү (хәзергә 1210 баш) планлаштырыла. Ун айда хуҗалык 252 миллион 968 мең сум акча кереме тәэмин итте. Шуның 234,559 миллионы терлекчелек тармагына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев