Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терлекчеләр “Варзи Ятчи” дан кайтты

Шушы көннәрдә Сабага Удмуртиянең “Варзи Ятчи” шифаханәсендә сәламәтлекләрен ныгыткан соңгы төркем терлекчеләр кайтты.

Агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре профсоюз комитетыннан бушлай бирелгән юллама белән ял итү барысының да күңеленә хуш килгән. “Бик файдалы һәм сихәтле ял булды. Шифаханәдә билгеләнгән барлык дәвалану төрләреннән файдаландык, экскурсияләрдә булдык. Безгә шундый мөмкинлек тудырганнары өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, профсоюз комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗановага бик рәхмәтлебез”,– диде “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе зоотехнигы Энҗе Хаҗиева. “Минем башта ерак юлга чыгып китәсем дә килмәгән иде. Баргач, фикерем үзгәрде. Терлекчеләргә киңәшем шул: бушлай дәвалану мөмкинлеге бирелгәндә теләп файдалансыннар”,– дип сүзгә кушылды Мичәнбаш фермасы мөдире Миләүшә Бурдуковская. Шифаханәдә быел барысы 25 терлекче ял итте.

Фәнил Мәүлетов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев