Тернәкләндерү үзәгендә «Саба чишмәләре» ансамбле концерты.
9 апрель көнне «Саба чишмәләре» узешчәннәре «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә концерт белән чыгыш ясадылар
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә «Саба чишмәләре» ансамбле концерты.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәрелеп барыла. 9 апрель көнне "Саба чишмәләре" ансамблендә йөрүче өлкән буын узешчәннәре үзләренең моңлы, челтерәп аккан чишмә суыдай тавышлары белән тернәкләнү үзәгендә бик матур эчтәлектәге концерт белән чыгыш ясадылар.Концерт җырлар, дәртле биюләр, матур шигырьләр белән урелеп барды. “Кич утыру” күренеше белән өлкән буын тамашачысын яшьлекләренә алып кайткандай булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев