Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терроризм – стена газетасында

Монннан 14 ел элек Төньяк Осетия-Алания Республикасының Беслан шәһәрендә 334 кешенең гомерен өзгән террорлык акты барыбызның да хәтерендә.

Шуннан  соң  ел саен 3 сентябрьдә билгеләп  үтелә башлаган Терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне дә әлеге фаҗига турында искәртә. Шушы уңайдан Ике басу Арташ авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Терроризм һәм экстримизмны профилактикалау” темасын яктырткан  стена газетасы чыгарып, тамаша залына урнаштырдык. Анда  язылганнар  белән мәдәният йортына йөрүче олысы-кечесе танышты. Стена газетасы аша терроризм һәм экстримизмны профилактикалау буенча күрсәтмә агитация ясый алдык. Анын аша яшьләр һәм яшүсмерләр үзләренә күп мәгълүмат туплап, бу ике гасыр афәтенең жәмгыять өчен куркынычы турында  уртага салып фикер алыштылар. Стена газетасында терроризм белән көрәшүнең максатлары, терроризмнын төрләре, күренеш формалары һәм аңа каршы тору ысуллары яктыртылган иде.

Раилә Мөхәммәтҗанова,

Ике басу Арташ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев