Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«The Kremlin Confederation of ART» республика сәнгать фестивале

Беренче «The Kremlin Confederation of Art» фестивале 2017 елда «Конфедерацияләр Кубогы» кысаларында узды, 2018 елда ул «Футбол буенча дөнья чемпионаты» на багышланды, ә 2019 елда «WorldSkills»һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кысаларында уза.

2018 елда фестиваль Идел буе һәм Урал федераль округларының Вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards 2018 елгы милли премиясе региональ конкурсында I урынлы Дипломга лаек булды. Фестиваль программасы 23-25 август көннәрендә 18 сәгатьтә Казан Кремленең Пушкин ишегалдында 3 кичә рәттән узачак.

23 августта «SFORZANDO» фондының яшьләр оркестры һәм Татарстан Республикасыннан иҗат коллективлары кунакларны төбәгебезнең мәдәни төрлелеге белән таныштырдылар. Фестиваль программасында вокал, хореография һәм башкару сәнгатенең иҗади казанышлары чагылдырылган иде. Профессиональ, инде мәхәббәткә һәм тамашачыларның ихтирамына лаек коллективлар белән беррәттән, яшь, әмма инде өметле талантлар да тәкъдим ителде.

Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе «Яшьлек» хореография коллективы (җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З.) бүгенге кичәдә катнашты һәм «The Kremlin Confederation of Art» III еллык республика сәнгать фестивалендә актив катнашканы өчен Дипломы белән бүләкләнде.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев