Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ӘТИ РУХЫ ТАРТЫП КИТЕРӘ“

Ватан үз геройларын онытырга тиеш түгел! Районыбыз геройлары арасында Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәтеп, Дан орденнарының тулы кавалеры булган Габдулла Мотыйгулла улы Мотыйгуллин да бар! Курку белмәс якташыбызның исемен мәңгеләштереп, Сабада бер урам аның исемен йөртә.

Бу көннәрдә районыбызга Габдулла Мотыйгуллинның кызы Роза ханым Галимова килде. Аны иң элек район ветераннар советы рәисе Расих Сабиров каршы алып, батыр сугышчы хакында истәлек-хатирәләр белән ур­­так­лаштылар, каберенә бергәләп зиярәт кылдылар. Роза ханым һәм аның хәләл җефете Нәфис Галимов шулай ук «Саба таңнары» газетасы редакциясендә булып, якташыбыз хакында өстәмә мәгълүматлар да бирделәр.

Габдулла Мотыйгуллин Те­ләче районы Түбән Саурыш авылында туган. Хәрби комиссариат комиссиясе буе метр ярымлы ябык, бәләкәй гәүдәле егетне әлегә хәрби хезмәткә алмый торырга дигән фикергә килә. Әмма Габдулла үзенең чын ирләрчә характерын күрсәтеп, сүзендә нык тора: «Дус-иптәшләр сугышка кит­кәндә мин өйдә утырыйм ме­ни? Китәм булгач, китәм». Ул 1943 елның гыйнварында яуга китеп, Сталинград фронтына эләгә. Фашистларны тар-мар иткәнче сафта кала. “Сталинград оборонасы өчен” медален ала. 1944 елның маенда 11 гитлерчыны юк иткән өчен (күбесе офицерлар) III дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр. Бервакыт каты бәрелешләрдән соң сугыш тынган арада дусты белән су эчәргә дип бер коены ачсалар, анда коточкыч картина күрәләр: кое тулы балалар гәүдәсе була. Бу тетрәндергеч хәлдән соң ул үз-үзенә ант бирә: “Аллаһ сугышта гомеремне сакласа, Берлинга кадәр барып, дошманнан һәр бала өчен үч алачакмын!». Батыр якташыбыз биргән антына тугры кала. Күрсәткән батырлыгы өчен шул ук елның августында II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Висла елгасы янында барган бәрелешләрнең берсендә ул каты яралана, аңын югалта. Мотыйгуллинның геройларча үлеме турында туган авылына хәбәр килә. Озак вакыт госпитальдә дәваланганнан соң, аңа туган авылына кайту мөмкинлеген әйтәләр. Әмма аның кое янында биргән анты барыннан да өстен була: снайпер яңадан алгы сызыкка омтыла. Җиңү көнен Берлинда каршылый. Дрезден шәһәрендә 150дән артык фашистны юк иткән өчен 1946 елда I дәрәҗә Дан ордены тапшырыла. Сугышка бергә киткән 11 авылдашыннан бер Габдулла

Мотыйгуллинга гына кире әйләнеп кайту насыйп була. Ябык, кечкенә генә гәүдәле булып киткән егет, сугыштан нык бәдәнле, озын буйлы ир-атка әверелеп кайта. «Әтиебез сугыш турында бөтенләй сөйләшергә яратмады. Әмма әти-әниебезнең гыйбрәтле бер очракны сөйләүләре истә калган. Каты сугышларның берсендә әтигә бер шәфкать туташы ярдәм күрсәтә. Алар бер-берсенең адресларын алышсалар да, сугышта икесе дә югалта. Сугыштан соң Чиләбе трактор заводына эшкә урнашырга дип килгәч, таныш чалымлы кыз белән карашлары очраша. Бу нәкъ менә сугышта, аның яраларын бәйләгән шәфкать туташы була. Алар бу очрашуның очраклы түгеллеген һәм язмыш кушуы икәнлеген аңлыйлар һәм 1952 елда өйләнешеп, Үзбәкстанга китәләр. 1953 елда Чирчик шәһәрендә мин туганмын. Без өч бала үстек», - дип сөйли кызы Роза ханым. Габдулла Мотыйгуллин Казахстанда чирәм җирләрне күтәрүдә катнаша, шахтада эшли, Ерак Көнчыгышта хезмәт куя. «Безнең гаиләгә бик күп илләр гизәргә туры килде, әти яше барган саен туган якка тартылды. 1987 елда гаиләбез Сабага кайтып урнашты. Әмма биредә ярты ел гына яшәү насыйп булды, әтинең сугышта алган яралары сәламәтлеген нык какшаткан иде. Алдан ук үзен Сабада җирләүләрен сорап васыять әйтеп калдырды. Сабага җитәрәк бик дулкынланам, әтием рухы тарта, күз яшем ага», – дип сөйли Роза ханым.

Роза апа бүген гаиләсе белән Лениногорск райо­нының Керкәле авылында яши. Әтисен тормышта бик тыныч, басынкы булуын, гармунда уйнап, әнисе белән җырлашып утыруларын искә ала. Ел саен әтисе каберенә зиярәт кылалар, әнисенең мәңгелек урыны Лениногорскида булгач, ул гел караулы, әмма әтисенең каберен карап торырга мөмкинлеге булмавын әйтә.

Батыр үзе үлсә дә, исеме яши. Безнең башка геройларыбыз белән беррәттән, Дан орденнарының тулы кавалеры Габдулла Мотыйгулла улы Мотыйгуллинны онытырга хакыбыз юк!

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев