Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тилчә авыруы яный

16 февральдә район хакимиятенең актлар залында хуҗалык җитәкчеләре, бел­гечләр, авыл җирлекләре башлыклары белән әлеге авыруның таралуына юл куймау мәсьәләләренә багышланган кинәшмә булды.

Соңгы елларда хайваннар арасында тилчә (ящур) авыруының киң таралуы турында куркыныч хәбәрләр ишетелә. Аны кешене дә зарарлый торган куркыныч вирус китереп чыгара. Оренбург өлкәсендә, Казахстанда хуҗалыктагы мөгезле эре терлекләрдә тилчә авыруы барлыгы ачыкланды. Төп кли­ник билгеләре: авыз куышлыгының лай­лалы тышчасында, тиредә, аяк-кулларда куыклар барлыкка килә. Бераздан алар шартлыйлар һәм эрозиягә әйләнә. Авыру хай­ваннар- инфекция чыганагы. Шулай ук терлекләр авыруның инкубация чорын кичергәндә дә куркыныч. Авыру терлекнең сөте, селәгәе, сулаган һавасы, сидеге һәм фекалияләре дә әйләнә-тирәгә авыру тарата.

16 февральдә район хакимиятенең актлар залында хуҗалык җитәкчеләре, бел­гечләр, авыл җирлекләре башлыклары белән әлеге авыруның таралуына юл куймау мәсьәләләренә багышланган кинәшмә булды. Киңәшмә эшендә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашып, белгечләргә бүгенге көндә авыл хуҗалыгы хайваннарына янаган ящур, дер­матит авыруларын кисәтү, профилактика чаралары турында сөйләде.

«Ящур — бик куркыныч авыру, малларга гына түгел, кешеләргә дә йога. Шуңа күрә инфекциягә каршы торуның төп чарасы-профилактика. Хуҗалыкларга керә торган автотранспорт чаралары да дезинфекцияләнгән булырга тиеш. Өйдә йөргән киемнәр белән дә маллар янына керергә ярамый. Әлеге авырулар теркәлгән төбәкләргә бармый тору кирәк. Хуҗалыклардагы маллар янына да аларны караучы кешеләргә генә керү рөхсәт ителә. Районнарда мал сату белән шөгыльләнүчеләргә әлеге эшне туктатып тору мөһим. Малларны алып кайткан очракта ветеринария берләшмәсеннән килешү кәгазе булырга тиеш», – дип ачыклык кертте Габделхак Мотыйгуллин.

Ул шулай ук авыл җирлеге башлыкларына хуҗалык кенәгәсенә бөтен кайткан малны теркәп бару мөһимлеген ассызыклады. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән беррәттән, терлек асраучылар, сыер, сарык кебек йорт хайваннарында тилчә авыруына хас билгеләр күрү белән тиз арада район ветеринария хезмәтенә хәбәр итүләре сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев