Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимерьюлчылар көне белән!

Хөрмәтле тимер юл транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

Районыбыз биләмәсе аша үткән тимер юллар икътисадта, халык тормышында мөһим урын били. Корыч магистраль безне илебез киңлекләре белән бәйли. 

Шәмәрдәндә тимерюлчылар династиясе тәрбияләнде, буыннан-буынга килүче данлыклы һөнәргә тугрылык саклаучы гаиләләр әле дә күп. 

Станциядә, тимер юлларда тәртип, иминлек булдырганыгыз, тырыш хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә тугрылык саклавыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Яңа хезмәт җиңүләре, сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге, иминлек телибез. Һәр башлангычыгызда уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев