Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ТИМЕРМАН“ УЗЫШЛАРЫНА ӘЗЕРЛӘНӘБЕЗ

26 гыйнварда Байлар Сабасында Тимерман спорт чаралары сериясенең яңа сезонын ачу ярышлары – чаңгыга төнге узышлар үткәреләчәк. Беренче старт мәдәният йорты яныннан 15 сәгать 30 минутта биреләчәк.

Ярышта катнашучы һәркем үзенә дистанция таба алачак: 3-10 яшьлекләр өчен – 300 метрлы, чаңгыга беренче тапкыр басучылар өчен 2 километрлы, ә һәвәскәрләр һәм профессионаллар өчен 5 һәм 15 километрлы трасса әзерләнде. Старт кунаклары традиция буенча дустанәлеге, энергиясе, чыдамлыгы белән аерылып торган хаски токымлы этләр белән фотога төшә алачак. Төнге узышлар алдагы стартларга әзерлек тә. Кышкы чаралар сериясе 1-3 февральдә Әлмәттә SHOW FEST кышкы фестивале белән дәвам итә. Чаңгы марафоннары 17 февральдә – Камада, 17 мартта Яшел Үзәндә билгеләнгән. Катнашу өчен https://timerman.org/ рәсми сайтында теркәлергә кирәк. Биредә үк турнирның форматы, расписаниесе һәм үзенчәлекләре турында тәҗел мәгълүмат алырга була.

Фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТИМЕРМАН

2
X