Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершык авыл җирлегенә кергән авылларда балалар өчен “Яңа ел” бәйрәм-тамашалары оештырылды

Иске елны озатып, Яңа елны каршы алган мәлдә, без киләчәк тормыштан яңа хыялларыбыз, өметләребез чынга ашуын, яшәешебезнең тагы да ямьләнүен көтәбез.

2018 ел – Эт елын да түземсезләнеп көтеп, ниһаять, матур итеп каршы алдык. Бәйрәм ялларында яшь буынны тәрбияләү, аларның ял вакытын файдалы үткәрү максатын күздә тотып Тимершык авыл җирлегенә кергән авылларда  балалар өчен “Яңа ел” бәйрәм-тамашалары оештырылды. Иң үзенчәлекле бәйрәмне 6 гыйнвар көнне Тимершык авылында иҗади тормыш белән яшәүче Айдар һәм Альбина Хантимировлар оештырды. 5 нче ел рәттән уздырылып килүче бу чара урамда, Хантимировлар капка төбендә, алдан ук махсус әзерлек белән, урам уртасына чыршы куеп, махсус сәхнә бизәлешләре ясап уткәрелде. Монда барлык авыл балалары, өлкәннәр җыелыша, бәйрәм төрле уеннар, шигырь, җыр-биюләр белән үрелеп бара. Балаларны Яна ел белән котларга Кыш бабай, Кар кызы, төрле әкияти геройлар килде.  Ул гына да түгел, Гөлҗихан әбинең мичтә күпереп пешкән коймагын ашап, чәй эчкәч, бәйрәм тагы да җанланып китте. Урам Яна елы тәмамлангач, бәләкәй егет-кызлар куп төрле күчтәнәчләр күтәреп, шатлыклары эчләренә сыймыйча, бик кәнәгать калып, икенче елга да килергә теләк белдереп таралыштылар. Без, әти-әниләр, уз чиратыбызда Айдар белән Альбинага зур хөрмәт хисләре белән рәхмәт әйтәбез, аларның изге башлангычларында уңышлар телибез!    

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев