Тимершык авылы халкы җыелышып авыз ачты
Район яңалыклары

Тимершык авылы халкы җыелышып авыз ачты

Ифтарны авыл эшмәкәр- иганәчеләре Дамир Исмәгыйлев һәм Эльмир Ибраһимов үткәрделәр.

  26 март көнне Рамазан аенда Тимершык авылы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үткәрелде.  Ифтарны авылыбыз эшмәкәрләре- иганәчеләре Дамир Исмагыйлев һәм Эльмир Ибрагимов үткәрделәр.  Авылның яше, карты , килгән кунаклар Мөхәмәтҗанов Дамир хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлады. табындагы сыйлардан авыз итте. «Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын»,- иде диделәр чарада катнашучылар. 

 


Нет комментариев