Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершык мәдәният йортында «Балага исем кушу йоласы»н күрсәттеләр

Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

 Тимершык авыл җирлегенең мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә, Иске Икшермә мәдәният йортында «Милләт яме йола-бәйрәмнәрдә» фестиваль-конкурсында «Балага исем кушу» йоласын тәкъдим иттеләр. Исем кушу мөселманнар өчен һәрвакыт зур гаилә бәйрәме. Баланың әти-әнисе мулланы, шулай ук туганнарын һәм танышларын чакыра. Барлык чакырылганнар яңа туган балага бүләкләр китерә. Бу йола бүләкләр бирү белән генә түгел, ә яңа туган балага яхшы теләкләр белән дә үрелеп бара. Мөселманнарда исем кушу йоласы һәр кешенең киләчәк язмышы өчен зур әһәмияткә ия. Исламда исем кушу кешенең аның белән бергә үз характерының төп үзенчәлекләрен алуын һәм тормыш юлы буенча үз юлын дөрес сайлавын аңлата. Йоланы сәхнәләштереп куюда шулай ук Кызыл-Мишә авылы имам-хатибы Дамир Мөхәммәтҗанов катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев