Тимершыклылар «Коймак мәҗлесе» оештырды
Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкән буын кешеләре өчен «Коймак мәҗлесе» фольклор кичәсен оештырды.
Ул көнне табигать кочагында корылган табын артына өлкән буын кешеләре- күршеләр, танышлар, дуслар җыелды. Авылда эшнең кайнгаган чагы. Көндәлек мәшәкатьләр белән гел менә шулай аралашып булмый. Ә бу көнне кунаклар үткәннәрне искә төшерделәр, тормышның иң якты мизгелләре турында сөйләделәр, истәлекләре белән уртаклаштылар. Гәп куерткан арада өлкәннәр өчен кызыклы викториналар оештырылды, яраткан җырларын да җырладылар һәм, әлбәттә, тәмле коймак белән сыйландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев