Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершыкта бөтен авыл халкы бергә җыелып авыз ачты

Күркәм мәҗлес мәдәният йортында узды

Рамазан аеның 16нче көнендә Тимершык авылы мәдәният йортында ифтар мәҗлесе үткәрелде. Саваплы мәҗлесне авыл эшмәкәрләре- иганәчеләр Дамир Исмагыйлев һәм Эльмир Ибраһимов үткәрделәр.оештырдылар.  Авылның яше, карты , килгән кунаклар Дамир хәзрәт Мөхәмәтҗановның вәгазьләрен тыңладылар. 

" Ифтарда кеше бик куп иде. Табын бик мул, ризыклары тәмле булды. Үткәргән ифтар, тоткан уразалар кабул булсын.Оештыручыларга һәм табынны әзерләүчеләргә зур рәхмәт, Аллаһ Тәгалә урынына куп итеп бирсен! Киләчәктә дә туган авылыбызда шулай изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч матур тормышта яшәргә язсын",- дигән фикерләре белән уртаклашалар тимершыклылар социаль челтәрләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев