Тиздән мәктәпкә!
Район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында “Без тиздән мәктәп укучылары” дип исемләнгән гаилә бәйрәме үткәрделәр
Чараны директор Ләйсән Билалова хезмәткәрләрнең 1 сыйныфка баручы ул-кызларын котлау белән башланды. Саба гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Альбина Салихова әти-әниләргә уку буенча киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Аннары катнашучы гаиләләр “Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?” “Зирәкләр, тапкырлар һәм белемлеләр”, “ Хәтерне яхшыртыйк”, “Мин җитез” һәм башка кызыклы, мавыктыргыч биремнәрне үтәп үзара көч сынаштылар һәм дуслык җиңде. Ахырда балаларга иганәчеләр ярдәмендә әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев