Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ҮТКӘНЕН БЕЛГӘННЕҢ КИЛӘЧӘГЕ БАР

Газетабызда “Сатыш - гасырлар аша. 1170-2017 еллар” китабы (авторлары Фәнил Габдрахманов һәм Сәлмән Гыйльмиев) басылып чыгуын хәбәр иткән идек. 18 гыйнварда район ветераннар советы «Өлкәннәр» клубына йөрүчеләр өчен әлеге саллы тарихи хезмәтне тәкъдир итү чарасы оештырды.

Китапның авторы Сәлмән Гыйльмиев  басманың язылу тарихы,  чыганаклары, тарихи кызыклы мәгълүматлар белән җентекләп таныштырды. Автор әйтүенчә, китап 2014 елда языла башлап,  ел ярым эчендә төгәлләнгән. «Тарих белән кызыксынуым күптәннән килә, мәктәптә директор булып эшләгәндә укучылар белән авылга кагылышлы күп мәгълүматлар тупланган иде.  Шулар китап яза башлауга нигез булды. Чөнки ел ярым вакыт эчендә генә китап язырга материал туплау мөмкин түгел. Бу хезмәтемне башкарганда ярдәм итүче һәммә кешегә  зур рәхмәтлемен», - ди Сәлмән Гыйльмиев.  Билгеле булганча, авторга архивларда бик күп утырырга туры килә. Сәлмән Гыйльмиев шулай ук бик зур хезмәт –  үзе төзегән  «Болгар һәм Казан ханлыгы чоры авыллары»  картасы белән дә таныштырды.  «Өлкәннәр» клубына йөрүчеләрдә китап зур кызыксыну уятты, зур тарихи мәгълүматлар бирде. Туган авылының тарихын барлауда зур хезмәт башкарган Сәлмән Гыйльмиев һәм Фәнил Габдрахмановка олы хөрмәт сүзләре җиткерделәр.

Фәридә Вилданова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев