Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үткәннәргә кайтып...

Укучыларыбызны 1964 елда нәшер ителгән «Җиңү байрагы» газетасыннан кайбер юллар белән таныштырабыз. Язмалардан өзекләрне автор тарафыннан ничек язылган, бернинди төзәтмәләрсез тәкъдим итәбез.

undefined

«Быел бездә иген уңышы түбән булды. Тотрыклы уңыш өчен көрәшне юньләп оештырмаучы җитәкчеләребез тагын табигатьне гаепләделәр. Янәсе, җәй буена яңгырлар яумады. Әйе, елның да тәэсире булгандыр, әлбәттә. Чыннан да, ныклабрак уйлап карыйк әле. Сәбәп шул гынамы соң? Җирдән өмет итәбез, ә үзебез аңа нәрсә бирәбез? Былтыр җирле ашламалар кырга мыскаллап кына чыгарылды. Ә ферма тирәләрендә өелгән тирес абзарлар күмелерлек иде. Икенчедән, чәчү әйләнешен төгәл сакламыйбыз. Менә инде берничә ел рәттән бер үк урынга арыш чәчелә. Бу - агротехник сәбәпләр тупас бозыла дигән сүз. Җиргә иясезлек хәзер дә дәвам итә әле. Колхозда туңга сөрүне тәмамларга өлгергәнче, кар төшеп туңдырып җибәрде. Югыйсә техникабыз да җитәрлек.

Органик ашламалар чыгару хәзер дә тупикта. Әллә ничә көнгә бер түгеп-чәчеп бер олау чыгаралар да, тынычланалар. Черемә һәм торф катнашмасыннан менә дигән компост хәзерләргә мөмкин. Колхоз агрономының исе дә китми. Ике кулын кесәсенә тыгып тыныч кына йөри бирә». (№149, 20 декабрь, 1964) Н. Иванов. «Заря» колхозы члены.

«Сабадагы бала тудыру йортында быел 469 яңа граждан кабул ителде. Соңгы сан Иске Мичән авылы гражданкасы Һадиевага туры килә. Ул кичә 6нчы баласын – 4,4 килограмм авырлыктагы малай тапты. Иләбәрдән Әхмәтшина, Әбдедән Прохорова иптәшләр игезәк балалар тудырдылар». (№ 143, 11 декабрь, 1964).

«Күптән түгел безнең өйдә туй булды. Абыем «Родина» колхозының алдынгы савымчысы Хәсәншинага өйләнде. Туй вакытында комсомол комитетыннан котлау телеграммасы килде. Туйда утыручылар яшьләрне алкышладылар, матур теләкләр әйттеләр. Бик күңелле булды туй. Шулай булмыйча, кеше гомерендә бер генә бер генә килә бит ул». А. Антонов. (№144, 9 декабрь, 1964).

«Октябрь» колхозының Сабабаштагы фермасында терлекләр узган ел да беренче үләннәргә кадәр көчкә килеп җиткәннәр иде. «Алдагы елда терлекләрне кышлатуга инде яхшылап хәзерләнербез», - диделәр колхоз җитәкчеләре. Әмма ул сүзләр тукран тәүбәсе булып чыктылар. Биредә су җылыту йортының түшәме узган елдан бирле ачык тора. Монда өзлексез ягып торганда да салкын көннәрдә насос тула. Хәер, аны өзлексез ягу өчен түгел, су җылыту өчен дә утын юк. Баштарак паръясагычка күмер ягарбыз дигәннәр иде. Ләкин күмер кайтарылмады, хәтта утын да юк. Шуңа күрә монда бозаулар абзарын бер баштан сүтеп утынга турыйлар һәм ягалар. Шулай итеп колхоз җитәкчеләренең күз алдында, ремонтлаганда файдаланырлык терлек абзары юк ителә, ә колхозда терлекләр өчен абзар җитешми». Г. Йосыпов. (№140, 27 ноябрь, 1964 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев