Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТӘМЛЕ ТЕЛНЕ ЖӘЛЛӘМӘСКӘ

Районара почтамт бинасында 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен җирле матбугатка яздыру буенча хат ташучылар арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.

  Чарада Саба һәм Теләче районнары газеталары мөхәррирләре Рөстәм Исмәгыйлов һәм Ленар Хуҗин да катнашты. Бүләкләүнең коллектив алдында  үткәрелүе башка хезмәткәрләргә, менә шулай эшләргә  кирәк, хезмәтнең хөрмәте дә була дигән мәгънәдә кабул ителде.  2018 елның беренче яртыеллыгына “Теләче” газетасын яздыруда  актив катнашкан өч хат ташучыга ут  күршеләребез Дипломнарны үзләрендә  тапшырган  инде. Бездә исә абунәчеләр белән яхшы эшләүчеләр булып Флүрә Шәйхуллина (Сатыш элемтә  бүлекчәсе), Рушания Әхмәтҗанова (Түбән Шытсу) һәм Халисә Галимҗанова (Курсабаш) танылды. Кайбер почта бүлекчәләрендә  хат ташучыларның халык белән үзара элемтәсе җитеп бетмәгәндә, алар үзләренә җиткерелгән  йөкләмәләрне 127-131 процентка үтәгән. Бу, әлбәттә, почта хезмәткәрләренең өйдән-өйгә кереп, абунәчеләр белән аралашуы нәтиҗәсе. Түбән Шытсуда эшләүче Рушания, мәсәлән, 120 хуҗалыкның 52ен район газетасына яздырган. Почта бүлекчәсе начальнигы Гөлнур Әхмәтвәлиева әйтүенчә, аны авыл халкы хөрмәт итә, көтеп ала. Аңа газета хезмәткәрләренең ияреп йөрүе дә язылучыларның  санын арттырган. Халисә Галимҗанова турында Курсабаш почта бүлекчәсе начальнигы Илгиз Нигъмәтҗанов сөйләде. “2002 елдан эшли. Курсабашта 124 йортка почта тарата, шуларның 70ләбе “Саба таңнары”н алдыра.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев