Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төнне -китапханәдә...

Ел саен үткәрелә торган «Биб­лио­төн» акциясе быел Россиядә “Гаи­лә белән бергәләп китап укыйбыз” дигән тема астында 20 апрельдә 13нче тапкыр узачак.

Оештыручылары – Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия Дәүләт китапханәсе, Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм Россиянең мәдәни мирас һәм традицияләр порталы. Ки­тап­ханәнең төп байлыгы – китап­лар, ә иң кадерлесе – аларны укырга яратучыларның күп булуы. Шуңа да учреждение киштә-киштә китаплары белән генә түгел, ә үзенең укучылары белән яши. Гомуми итеп әйткәндә, алар берсен-бер­се тулыландырып, үткәнне оныт­маска, бүгенгенең кадерен бе­лергә, киләчәкне күзалларга да өйрәтәләр. “Гаилә белән ки­тап­ханәгә” клуб берләшмәсенә йө­рүчеләр өчен  17 апрельдә үт­кә­релгән  бәйрәм дә шуңа багыш­ланды. Бина буенча экскурсия вакытында китапханә тарихы һәм китап укучылар өчен яңа мөм­кин­лекләр турында сөйләшү булды. Чара әкияти әсәрләр буенча сәяхәт белән дәвам итте. Балалар әти-әниләре белән бергәләп со­рауларга җавап бирделәр һәм та­бышмакларны чиштеләр. Шулай ук бергә-бергә рус халык әкияте “Шалкан”ны курчаклар бе­лән сәхнәләштерделәр. Балалар әти-әниләре белән бергә курчак­лар ярдәмендә чын актерларга әве­релеп, әкиятне генә түгел, ә бәй­ләнешле сөйләмне, үзләренең ар­тист­лык сәләтләрен дә күрсәтә ал­дылар. Чара Г.Тукайның “Бала бе­лән күбәлек” шигыре буенча мульт­фильм күрсәтелеп, “Матур кү­бәләк ясау” мастер-классы белән тәмамланды.

Илсөяр Шакирҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев