Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Тоннель” балаларны кайгырта

Сабаның Объездная урамында 24 августта 16-20 сәгатьләрдә үткәрелгән “Тоннель”операциясе балаларны махсус утыргычларда йөртмәүчеләрне ачыклауга багышланды.

Барысы 200дән артык автомобиль туктатылды. Шуларның 27сенә кагыйдәләрне үтәмәгәне өчен беркетмә төзелде. Җаваплылыкка тартылучылар арасында балаларын махсус утыргычсыз гына машиналарында йөртүчеләр – 2 ата-ана, иминлек каешларын эләктермәүчеләр – 3 кеше. Тикшерү барышында 7 йөртүче автогражданлык җаваплылыгыннан иминиятләштү документын таба алмады, тагын икесенең ОСАГОсы барлыкка бар, әмма рульгә икенче кеше утырган иде. Шулай ук “права”ларын өйдә онытып калдыручыларга, пыяла каралтучыларга да, машина номерларын юмаучыларга да штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев