Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төп башына утыртканнар

Сентябрь аенда районыбызда яшәүчеләргә карата дистанцион юл белән кылынган ике җинаять факты теркәлде.

      Мисалга  Лесхоз бистәсендә  яшәүче А.ның  телефонына бил­гесез  хатын-кыз   шалтыратып,  акча эшләргә тәкъдим итә. Әлеге тәкъдимгә А. ризалык бирә. Тагын 10 минуттан аның белән  билгесез ир-ат элемтәгә керә. Ул акча эшләү өчен телефонга “Скайп” мессенджерын һәм “Бизнес” кушымтасын кү­че­рергә  кирәклеген аңлата. Счетка күчерергә  акчасы  юклыгын әйткән А.га кредит алырга тәкъ­дим ителә. Нәтиҗәдә А. берьюлы  өч банктан 940 мең  сумлык кредит рәсмиләштерә һәм мошенниклар  счетына   күчерә.

      Шулай ук Шәмәрдәндә яшәүче Я.ны да алдакчылар төп башына утырта. Аңа үзен тикшерүче дип таныштырган ир-ат “Оныгың  Мәскәүдә юл-транспорт авария­сенә юлыкты,  аны бәладән йолу бер миллион сумга  төшәчәк, ә дәвалау өчен  ашыгыч рәвештә 50  мең сум  кирәк булачак” дип шалтырата.   Куркуга  калган Я.  50 меңне   шунда  ук аның  яшәү  урынына  килгән  курьерга  бирә.

Беркайчан  да­ билгесез  кеше­ләргә, банк кар­тасы номерла­рын әйтмәскә, алар­ның күр­сәт­мәләре буенча кре­дит рәс­­миләштермәскә  ки­рәк.

Ләйлә Гайнетдинова,

район эчке эшләр бүлегенең  штаб начальнигы  вазифаларын

 вакытлыча  башкаручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев