Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тормыш шартлары яхшырсынга

Безнең Кызыл Мишә авылында 124 йортта 320дән артык кеше яши. Хезмәт яшендәгеләр төрле оешма-учреждениеләрдә эшли, күпләр шәхси хуҗалыгында мал-туар асрап көн күрә.

Һәркемнең үз мәшәкатьләре, әмма уртак проблемалар, бергәләп хәл итәсе җирле әһәмияттәге мәсьәләләр дә җитәрлек. Болар барысы да җирле үзидарәгә  яхшы билгеле һәм ел саен  кешеләрнең тормыш-көнкүрешен   яхшыртуда  мәгълүм эш башкарыла. Халык үзе дә үзара  салым түләп бу эшләргә шәхси өлеш кертә, күп  кенә  башлангычларда  катнаша.  Әйтик,  Ватан сугышында катнашканнар  истәлегенә обелиск  иганәчебез Марсель Вәлимөхәммәтов  җитәкчелегендә авылның  актив  гражданнары тарафыннан эшләнде.  Соңгы  елларда безнең  Кызыл Мишә авылында күпер ремонтланды, авып, каралтыларга  куркыныч тудыручы зур агачлар киселде, су басу ихтималы  булган урыннарга канаулар ерылды,  Пионер урамында инеш елгасына машина йөрерлек итеп плитәдән күпер, юл салынды, ком карьерына  рекультивация  ясалды, жәяүлеләр күперенең такталары алыштырылды, клуб төзекләндерелде, Татарстан, Тукай урамнары юлларына 460 метр таш түшәлде.  Шулай ук язгы ташулар вакытында авылга су төшмәсен өчен канаулар казылды, зиратка су агып керү куркынычы булган ерганак балчык белән күмеп тигезләнде. Халык белән аңлашып, урам, бакча башындагы төзелеш материаллары, чүпләрдән чистарынуга ирештек.  Шәхси эшмәкәр Ильяс Гаянов булышлыгы белән "Төхфөт" чишмәсе өр-яна баштан эшләнеп, территориясе төзекләндерелде.  Бу эшләрдә авыл җирлеге башлыгы Айдар  Хаҗиевның кайгыртучанлыгы  ачык  чагыла. Проблемаларны   күбесе  халык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып хәл ителә. Җирлек башлыгы тарафыннан инвалидлар һәм тыл ветераннарын борчыган мәсьәләләр даими өйрәнелә, аларны  чишү юллары  эзләнә,  күпчелек очракта табыла  да. Киләчәктә Пионер урамына күпер эшләү, өч балалы гаиләләргә  бирелгән җирләргә ут, газ, су китерү дә күздә тотыла.  Авылда җирле әһәмияттәге  хәл итәсе мәсьәләләр  чыгып тора. Гомумән, авыл җирлегенең барлык  эшләре халыкның яшәеше тагын да уңайлансынга башкарыла.  Тормыш мәсьәләләрен  уңай хәл итүдә Айдар Хәнифулла улына уңышлар телисем килә.

Фирәис  Нигъмәтҗанов

Фото: https://pixabay.com | Svirydzenka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев