Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тормышлары – батырлыкка тиң

Бу көннәрдә Килдебәктә гомер итүче Наҗия Нәҗип кызы Нәҗипова, Шәмәрдәндә яшәүче Гөлбану Гайфи кызы Филиппова, Оеттан Фәйрүзә Шәфигулла кызы Фәйзрахманова 90 яшьлек юбилейлары, Лесхозда яшәүче Шәмсикамал Латыйп кызы Закирова 95 яше уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алдылар.

Нажия  Нәҗипова  Тимершык авылында туып үсә.  Авыр сугыш елларын кичереп, илебезне аякка бастыруда үзеннән зур өлеш кертә. Үзенең бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлый.  Килдебәк урта мәктәбендә укытучы булып эшләп, лаеклы ялга китә.  Ире белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Алар һәрберсе тормышта үз урыннарын табып, илгә лаеклы хезмәт итәләр.  Наҗия  әби улы  Илфат гаиләсендә  гомер кичерә.  Авылдашлары арасында  ихтирам, хөрмәт казанып яши. Туган көнен Сабада кызы Нәзирә гаиләсендә, балалары, якыннары янәшәсендә каршы алды.

Гөлбану Филиппова Кукмара районында туган. Җиде сыйныфны тәмамлагач, Ядегәр артиленә эшкә урнаша.  1952 елда   районара  сәүдә базасында бухгалтер булып эшләүче Пчеловод егете  Николай Филиппов белән гаилә корып өч бала үстерәләр. 1957-1985 елларда, ягъни пенсиягә чыкканчы Шәмәрдән ит комбинатында хезмәт куя. «Әти-әниебез безгә бик яхшы тәрбия бирделәр. Без бик тәртипле, бик яхшы гаиләдә үсүебез белән чиксез бәхетле. Өчебез дә югары белем алдык. Әниебез һәрвакыт бөтен кешегә ярдәмчел, мәрхәмәтле булды. Ризык пешерсә, күрше-тирәләргә авыз иттерми калмады», - диләр Гөлбану апаның балалары. Гөлбану апага күзләр тимәсен, бүген дә җитез хәрәкәтле, йорт эшләрен карый, үзенең камыр ризыклары белән балаларын куандыра. Гомер буе бакча эшләре белән яратып шөгыльләнә.   «Әле узган ел да бөтен орлыкларны үзем чәчкән идем. Быел куркыбрак торам әле», - ди ул.   «Безнең яшелчәләр чәчәк атканда Гөлбану апаныкы өлгергән була.  Аларның серен белә», - диләр аны котларга җыелган күршеләре.  «Әнием мин институт тәмамлап, эшли башлауга: “Кызым, балаларга каты бәрелмә, аларны  үзләренең  әти-әниләре бик ярата, алар бик кадерле», - дип  әйткән иде. Мин бу сүзләрне гомердә дә истән чыгармадым», - ди  укытучы кызы Лариса.  Бүген Гөлбану апа балалары,   алты оныгы, сигез оныкчыгының бәхетенә куанып, хәерле гомер кичерә.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/shmrdn-avylynda-yashche-glbanu-gayfi-kyzy-filippovaga-90-yash

 

Тормышында күпне күргән, күпне кичергән  Фәйрүзә апа Фәйзрахманова да  14 яшеннән тегү артилендә эшли башлый. 1955 елда Мөхәммәтнур исемле егеткә кияүгә чыгып, алты балага гомер бирәләр.  «90 ел гомеремне бик авырлык белән кичердем. Өч баламны, иремне озаттым. Дүрт малаем армия хезмәтендә булды.  Анда ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. 1962 елны янып, яп-ялангач калдык. Бала хәсрәтеннән дә үзәкне өзгәне юк»,  -ди Фәйрүзә апа.  Бүген ул Оет авылының хөрмәтле, абруйлы  абыстае. Авыл халкына дини йолаларны үтәп, һәркемнең гозерен тыңлап  яши.  «Әтием указлы мулла иде. Кечкенәдән   догаларны өйрәнеп, дини гыйлемгә өйрәнеп үстем. 50 яшемнән абыстай булып йөри башладым. Мәетләр юа башлаганыма да 40 ел булды. Бүген дә килеп алалар, китереп куялар. Коръән ашларына да үзем йөрим», - ди Фәйрүзә апа. Улы Галинур тәрбиясендә биш вакыт намазын калдырмыйча,  һәр көнне   дөньялар тыныч,  һәркем   сау-сәламәт булсын дип хәер-догада яши.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/oet-avylynda-yashche-fyrz-shfigulla-kyzy-fayzrakhmanovaga-90-yash

 

Шәмсикамал  Закирова да  сугыш елларының бар ачысын үз җилкәсендә татый. Казан-Бө­гелмә тимер юлын төзүдә катнаша. Сугыш чорында Мишәбаш колхозында бухгалтер булып эшли. 1947 елдан 1980 елга кадәр Саба урман хуҗалыгында өлкән бухгалтер булып эшли.  Ире Шәм­гун  белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген 6 оныгы, 12 оныкчыгы бар. «Бүген бик шатлыклы көн. Шәмсикамал апа Саба урман хуҗалыгында  33 ел бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга китте. Аннан аның эшен кызы Кадрия дәвам итте. Инде оныгы Гөлгенә Зөбәерова дендрология бакчасы директоры булып эшли. Династия белән эшләүче чын урманчы гаиләләре», - диде  Васил Гыйззәтуллин юбилярны тәбрикләп. Шәмсикамал апага күзләр тимәсен, хәтере яхшы, намазын калдырмый, дөнья яңа­лыклары белән хәбәрдар булып, хәерле картлык кичерә. 

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/leskhoz-bistsend-yashche-shamsikamal-latyyp-kyzy-zakirovaga-95-yash

Юбилярларны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих  Хәсәнов,  Килдебәк, Шәмәрдән, Олы Шыңар авыл  җирлекләре башлыклары Нияз Заһидуллин, Айдар Гәрәев, Алмаз Гарипов тәбрикләделәр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X