Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Тракторчы-машинист таныклыгын ничек алырга?

Мәктәп укучыларына белгеч киңәшләрен җиткерде

 Тимершык урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Саба муниципаль районы буенча бүлек башлыгы Хәмит  Нәзиров белән очрашу узды.

 Очрашуда балалар тракторчы-машинист таныклыгын ничек алырга һәм законлы нигездә вездеходлар, тракторлар һәм башка авыр техника белән ничек идарә итәргә икәнен белделәр. Укучыларга шулай ук заманча авыр техниканың ни дәрәҗәдә камилләшүе турында да мәгълүмат бирелде. 

Хәмит  Хаҗип улы  шулай ук 9-11 сыйныф укучыларына да Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясенең максатлары һәм бурычлары турында сөйләде, үзебезнең үзйөрешле техника үсеше тарихы, тракторчы - машинист (тракторчы) һөнәренең үзенчәлекләре һәм инспекция эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев