Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог” Республикакүләм һөнәри бәйгесенең зона этабы

2019нчы елның 20 нче февралендә Теләче районында “Тәрбия эше һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы педагог” Республикакүләм һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте.

Саба, Питрәч, Теләче, Биектау районы конкурсантлары  “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе”, “Иң яхшы педагог-оештыручы”, “Иң яхшы педагог-психолог” номинацияләрендә көч сынаштылар. Районыбыз данын түбәндәге педагоглар яклады:

  1. Гумерова Р.Р., Сәләтле балалар мәктәп-интернаты сыйныф җитәкчесе;
  2. Хасанова Е.В., И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта мәктәбе сыйныф җитәкчесе;
  3. Хабибуллина М.Г, Сәләтле балалар мәктәп-интернаты педагог-психологы;
  4. Халикова Г.Г., Шәмәрдән лицее педагог-психологы;
  5. Валиуллин Д.М., Шәмәрдән лицее педагог-оештыручысы, “Юнармия” штабы җитәкчесе;
  6. Габдулхакова Г.Г., Шекше төп мәктәбе педагог-оештыручысы.

      Конкурсантлар барысы да бик лаеклы чыгыш ясап, үзләренең профессиональ әзерлеген югары дәрәҗәдә курсәтә алдылар. Гумерова Р.Р.,Хабибуллина М.Г., Габдулхакова Г.Г. республика этабына үттеләр. Аларга яңа биек үрләр, зурдан-зур уңышлар теләп калабыз.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев