Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тәрбиячеләр көне якынлаша

Һәр көн иртән бала бакча ишеген ачып керүгә, аны якты йөзле, мөлаем,олы җанлы, сабыр тәрбияче каршы ала. Тәрбияче һөнәре – авыр, җаваплы хезмәт. Ул гел үз өстеңдә эшләүне, үсештә булуны, заман белән бергә атлауны таләп итә. Бер үк вакытта педагог, судья, табиб, артист, рәссам да булырга тиешле һөнәр иясе.

Тәрбиячеләр көне уңаеннан Шәмәрдән авылы “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бик матур бәйрәм әзерләделәр.Ул бик үзенчәлекле узды.

Тәрбиячеләр башта “клуб сәгатьләре”оештырып балаларны бакчабыздагы төркемнәр һәм хезмәткәрләр  белән таныштырып чыктылар.Уңган җитәкче, кызыксынучан өлкән тәрбияче,йомшак куллы шәфкать туташы,тәмле ашлар пешерүче пешекче,кер юучы, кече тәрбияче,музыка белгече, психолог.Һәрбер хезмәткәр үз эше белән таныштырды. Күп һөнәрләр белән танышу балаларда зур кызыксыну,аларның хезмәтенә хөрмәт уятты.

Бәйрәм  туган телебездә шигырьләр, җырлар, төрле кызыклы күренешләр белән үрелеп барылды. Бәйрәм ахырында балалар  барлык бакча хезмәткәрләренә чын күңелдән ясалган кул эшләрен бүләк иттеләр.Зур сәламәтлек , һәрчак матур булуларын теләделәр.

Шәмәрдән авылы “Әкият” балалар бакчасы
тәрбиячесе Әминә Камалеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев