Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТРЕНЕР-ХОРЕОГРАФЛАР ДА КИРӘК

Җирле үзидарәләрнең 2019 елдагы эшчәнлекләренә багышланган хисап җыеннары 28 гыйнварда Арташ, Олы Кибәче, Иске Икшермә авыл җирлекләреннән башланып китте.

Халык белән очрашуларда  район башлыгы Рәис Миң­не­ханов, аның урынбаса­ры Расих Закирҗанов кат­­­нашты. Җыелышларда шу­шы җирлекләр би­ләмәсендә хез­мәт күр­сәтүче полициянең учас­ток вәкаләтлесе Алмаз Сәхабиев,  Пенсия Фондының районара идарәсе начальнигы Фәридә Якупова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Марсель Хуҗин, районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин чыгыш ясады. Җирлек башлыклары узган елда җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләрне хәл итү буенча һәм узган җыеннарда күтәрелгән проблемаларның үтә­леше турында да хисап тоттылар.

Арташ авыл җир­легендә барлыгы 265 хуҗалык исәпләнә. Җир­лектә халыкны иң күп эш урыннары бе­лән тәэмин итүче һәм җирле бюджетка керем кертүче -“Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиесе. Җирлек буенча  узган ел 17 бала туган, 17 кеше үлгән, 7 яңа гаилә барлыкка килгән. Күләмле эшләргә кил­гәндә, Арташ-Саба чик­ләрендәге ав­то­мобиль юллары тө­­зек­ләндерелгән, спорт залына ремонт үткәрелгән, Ике ба­су Арташ авылында уен мәйданчыгы ремонтланып  җиһаз­ландырылган, спорт-мәдәни үзәгенә реконструкция, 100 башка исәпләнгән сыерлар торагына капиталь ремонт үткәрелгән, Олы Арташта 1 фатирлы 2 торак йорт сафка баскан. Агымдагы елга Олы Арташта гомуми белем бирү мәктәбен реконструкцияләү, торак пунктлар­да обелискларны төзекләндерү күз­дә тотыла. Җирлек башлыгы Алмаз Әгъләм­җановның чыгышыннан соң Рәис Миңнеханов слайдларда күр­сәтелгән саннарга аерым тукталды.  Учреждениеләр җитәкчеләренә социаль объектларда  ягылган газ, электр энергиясе, ФАПтагы хезмәт күрсәткечләре  буенча да җавап тотарга туры килде. Гражданнардан килгән язмача мөрәҗәгатьләрдә Олы Арташ авылында шәх­си кибет булдыру, авылда спорт белән шөгыльләнүче яшьләргә тренер, кече яшьтәге балаларга биюче-хореограф булмавы, 1967-1968 елгы күп балалы хатын-кызларның пенсиягә чыгуы буенча  сораулар яңгырады.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/2019-eldagy-khezmt-ntilren-bagyshlangan-khalyk-yennary-28-gyynvar-knne-artasholy-kibche-iske-iksherm-avyl-irleklrend-tte

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев