Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төрле төсле атналык

Шәмәрдән лицеенда уку елы дәвамында фән атналыклары уздырыла. 25-30 гыйнвар аралыгында башлангыч сыйныфларның төрле төстәге атналыгы булып узды. Атналыкны Фәннәр патшабикәсе ачып җибәрде. Ул укучыларны атналык планы, максаты һәм бурычлары белән таныштырды. Фәннәр патшабикәсе үз артыннан төрле төстәге вагоннар алып килә.Һәр вагонда бер көн биремнәре. Атна буе һәр укучы үз киемендә төрле төстәге атрибутиканы булдырды. Укучылар душәмбе кызыл киемнән, бантик, галстуктан булсалар, чәршәмбе көнне сары төстәге киемнәр, шарлардан иделәр.

undefined

Атналыкның беренче көне кызыл төстә һәм «Сана! Уйла! Баш ват!» девизы астында математикага багышланды. 1 сыйныфлар ул көнне геометрик фигуралардан Алия Хабибуллина җитәкчелегендә аппликация ясаса, 2 сыйныфлар өчен ”Математика утравына” сәяхәтне Байгузина Голназ җитәкләде, 3 сыйныфлар Касыймова Резеда җитәкчелегендә математик КВНда көч сынашты, 4 сыйныфлар «Математика безнең тормышта» темасына проект эшләре башкардылар.

Сишәмбе- яшел төс , табигать белеменә багышланды. 1сыйныфлар өчен Ләйсән Шакирова «Барысы турында» темасына уен оештырды. 2 сыйныфлар “Серле урман” га сәяхәткә Сәләхова Гүзәл белән бардылар. 3сыйныфлар Алия Исмәгыйлова оештырган “ Барысын да белергә телим” уенында көч сынашты, 4 сыйныфлар өчен “Хайваннар дөньясында” исеме белән викторинаны Рамазанова Гүзәл оештырды.

undefined

Сары төс- “И туган тел, и матур тел” девизы белән татар теленә багышланды. Ул көнне 1-2 сыйныфлар өчен татар халык уеннарын Мавлекаева Зөлфия, Байкова Әдилә, Закирова Гөлназ, Зарипова Сиринә үткәрде. Дәресләрдән соң 3-4 сыйныфлар өчен квест-уенны Корбанова Ләйсән, Мустафина Алия, Кәримова Илфия, Поладова Айгөл, Хөснетдинова Румия оештырды.

Зәңгәр төс- атнаның дүртенче көне-әдәби укуга багышланды. 1сыйныфлар «Әкият аланына» Сәләхиева Лилия җитәкчелегендә барды. 2 сыйныфлар Чуковский әкиятләрен буенча белемнәрен Габдуллина Ләйләгә күрсәттеләр.”Әдәби ринг”та Тухбатуллина Айгөл җитәкчелегендә 3 сыйныфлар көч сынашты. 4 сыйныфлар өчен Гизатуллина Индира поп-арт стилендә рәсем күргәзмәсе оештырды. Бу көнне укучыларның дәреслек тотылышын тикшерү рейды да үткәрелде.

Җомга шәмәхә төстә һәм рус теленә багышланды.Ул көнне Зайцева Анастасия “Белем иленә сәяхәт”кә 1 сыйныфлар белән чыкты. 2 сыйныфлар өчен “Кызыклы грамматика” уенын Галиуллина Энҗе оештырды. 3 сыйныфлар “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенында Шугаепова Миләүшә белән үзләрен сынады, 4 сыйныфлар Сәләхиева Лилия оештырган “Хатаны төзәт” уенында катнаштылар.

undefined

Шимбә көн иҗатка багышланды. Укучылар бу көнне “Минем дүрт аяклы дустым” темасына фотоколлажда, “Хайваннар дөньясы” темасына проектлар күргәзмәсендә, “Икенче тормыш бирү” кул эшләре күргәзмәсендә катнаштылар. Көн ахырында күңелле биюләр оештырылды.

Атналыкның һәр көне күңелле һәм кызыклы узды. Һәр укучы үз сәләтеннән чыгып конкурсларда катнашты. Укучылар барлык чараларда актив катнашып, үзләренең белемнәрен, осталыкларын, зирәклекләрен, тапкырлыкларын гына түгел, ә җитезлекләрен, өлгерлекләрен дә күрсәттеләр.Атна буе башлангыч сыйныф укытучылары математика, рус теле һәм әдәбияты һәм башка фәннәр буенча ачык дәресләр күрсәттеләр.Дәресләрдә һәр укытучы үз осталыгын күрсәтте, яшь укытучылар белем һәм тәҗрибә туплады.

Дүшәмбе көнне башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Румия Хөснетдинова атналыкка нәтиҗә ясады. Атрибутика, бизәлеш буенча 1 урынны 4В сыйныфы (кл.җит. Шакирова Л.) яулады. Аларга күчмә кубок тапшырылды.Атналыкта үткәрелгән чараларда катнашып җыйган грамота, активлык буенча нәтиҗә ясалды. 1 урынны-1г, 2а, 2д, 3а,4в сыйныфлары яулады.Аларга грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.Укучылар яңа көч, белемгә омтылыш белән киләсе чараларга әзерләнә башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев