Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Шытсу авылында яшәүче Шамил Әхмәтҗановны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе бригадиры Д.Шигабиев һәм Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов котлады.

Әхтәмҗанов Шамил  Әхтәмҗан улы  Түбән Шытсу авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә.  Шамил абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул.  1964 елда Югары Шытсу авылы кызы аш-суга, кул эшләренә оста Гөлфәризә  белән гаилә коралар. Гаиләдә бер-бер артлы 3 бала дөньяга килә. Балаларына   үрнәк тәрбия  бирәләр Һәркайсы тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. 

   Шамил абый хезмәт юлын 15 яшеннән “1-Май” колхозында  комбайнер ярдәмчесе булып башлый. 1953 елда Арча районы Үрнәк уку йортында тракторчы һөнәрен үзләштерә, колхозда тракторчы булып эшли башлый. 1960-1972 елларда эретеп ябыштыручы, станокта тимер кыручы, 1973-1974 елларда хуҗалыкларга баллонлы газ плитәләре урнаштыручы, 1975 елдан 1995 елга кадәр,  лаеклы ялга чыкканчы  склад  мөдире булып эшли.  Намуслы, тырыш хезмәте өчен Шамил абый 1970 елда “За доблестный труд в ознаменование 100 летия со дня рождения Владимира Ильича Ленина” медале белән һәм  күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә, хезмәт  ветераны була. Аның эш стажы 45 ел.  Шамил абыйны кайгы – хәсрәт тә читләтеп үтми, 2019 елда  тормыш иптәше Гөлфәризә апаны  соңгы  юлга  озата. Шамил абый гомер буе умартачылык белән шөгыльләнә. Тәртипле, төпле акыллы, киң күнелле, ярдәмчел,  һәркемгә рәхмәтле Шамил абый күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәмәләдә, шуна  күрә аны  олысы-кечесе  хөрмәт итә. Бүгенге көндә ул улы Наил һәм киленнәре Рушания тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Аның  5 оныгы, 1 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев