Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Шытсу авылында яшәүче Заһидулла ага Кәлимуллинны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Ветеранга Россия Президенты В.В. Путинның котлау хатын район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова тапшырды

Түбән Шытсу авылында  яшәүче Калимуллин Заһидулла Калимулла  улы 1929 елның 5 октябрендә  Саба районы  Түбән Шытсу авылында  дөньяга килә. Заһидулла абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар күреп үсә ул. Заһидулла абый яшьли авыл агайлары белән  тубал киеп орлык чәчә, ат көтүе дә көтә, ат,  үгез җигеп сука да сукалый.  1956 елның 9 маенда Түбән Шытсу авылы кызы Сәвиягә өйләнә. Гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә. Бүгенге көндә балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар. Заһидулла абыйның 8 оныгы, 13 оныкчыгы бар.  Ул улы Ринат, килене Мәдинә тәрбиясендә гомер итә.

          Заһидулла абый гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан. Тыл ветераны. Яшьтән карусыз, тырыш егет  колхозның алдынгы эшчесе була, күп бүләкләргә, мактау кәгазьләренә лаек була.

  Тәртипле, төпле акыллы,  һәркемгә рәхмәтле Заһидулла абый күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна  күрә аны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев