Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары Елыш авылында нишли?

Укучыларны әлеге авылга тарих белән кызыксыну китергән

  Түбән Шытсу төп мәктәбе укучылары Елыш авылы тарихы белән таныштылар. Авылның үткәне белән шушы авылда туып-үскән, “Сөембикә”, “Идел”, “Түгәрәк уен” журналларында эшләгән, китаплар авторы,тарихны архивлардан өйрәнгән журналист Гөлсинә Хәмидуллина таныштырды. Зур волость үзәге булган, чукындыру сәясәтеннән баш тарта алган Елыш тарихы бик тетрәндергеч. Анда табылган тарихи истәлекләр (“Яшел тышлы кызлар дәфтәре”, чиркәү, мәчет урыннары, Г.Хәмидуллиналарның элекке ике катлы өйләренең беренче каты, таштан эшләнгән койма-келәтләр), журналистның мавыктыргыч экскурсиясе, Раеф Сабировларының ишек алларындагы музейны да укучылар кызыксынып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев