Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Шытсу төп мәктәбендә ветеран укытучылар һәм яшь мөгаллимнәр очрашты

Очрашу “Укытучылар һәм остазлар елы” уңаеннан “Рәхмәт Сезгә, Укытучылар!” исеме астында узды

Чарада Түбән Шытсу мәктәбендә укыткан ветеран һәм яшь укытучылар, хәзерге көндә белем бирүче остазлар, гомумән, мәктәпкә бәйле булучы мөгаллимнәр катнашты. Бәйрәм чәй табыны артында күңелле аралашу, хатирәләрне яңарту һәм  концерт номерлары белән үрелеп барды. Очрашу тапшыру формасында оештырылган иде. “Яңалыклар” тапшыруында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәүһәрия апа Мусина мәктәп тарихы, аның уңышлары белән таныштырды. “Арабызда шундый кешеләр бар” тапшыруында мәктәп директоры, укыту эшләре буенча директор урынбасарлары чыгыш ясады. “Әйбәт-гайбәт” тапшыруы төрле елларда Түбән Шытсу мәктәбендә эшләп чыккан фән укытучылары истәлекләре белән  уртаклашты. “Хәрәкәттә бәрәкәт” тапшыруы – тәнәфес: биюләр, үзара аралашуга корылган иде. “Безнең сөйлисе килә” рубрикасында хәзерге коллектив сүз алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев