Түбән Утар авылында гошер сәдакасы җыйдылар
Гошер ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкате. Гошерне мохтаҗ кешеләргә, ятимнәргә, ялгыз кешеләргә, мәдрәсә шәкертләренә бирү дөрес санала.
Бүген Түбән Утар авылында гошер сәдакасы җыйдылар. Халык бу саваплы эшкә бердәм кушылды, һәркем үз хуҗалыгындагы хәзинәдән өлеш чыгарырга ашыкты. Утарлылар үз хуҗалыкларында җитештерелгән яшелчәләр – бәрәңге, ташкабак, чөгендер, кәбестә, кишер, суган, сарымсак, кабак, бал тапшырдылар. Гошерне һәр йортка туктап, үз машинасы белән Азат Гатауллин, Ленар Шәяхмәтов, Фәнис Тимергалиев, Газинур Шәймурзин, Дамир Гаязов җыйды. «Халыктан 1 тонна яшелчә җыелды. Гошерне Саба көллиятенә илтеп тапшырдык. Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Үз өлешен керткән кешеләргә зур рәхмәт, барысы да бай дәүләтле, мул ризыклы булсыннар»- дип хәбәр итте авыл имамы Нәҗип хәзрәт Кәримов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев