Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туган тел яңа шартларда өйрәтелә

18 ноябрьдә IT-паркта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Татар ата-аналары» иҗтимагый берләшмәсе белән берлектә татар телле ата-аналар өчен «Яңа шартларда туган телдә тәрбия» дип исемләнгән зур конференция үткәрде.

Анда район ата-аналар комитетларының туган телне  саклауга кызыксыну белдерүче актив ата-аналар  чакырылды. Конференциядә районыбыздан Олы Кибәче урта мәктәбенең ата-аналар комитетыннан Илсөя һәм Гөлүс Бәшәровлар катнашты. «Конференциядә  татар телен саклау буенча мөрәҗәгатьләр, телне саклауда, баланы татар телле итеп тәрбияләүдә  гаиләнең роле һәм башка  тел белән бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Гомумән, конференциянең асылында  татар теленә куркыныч янау –  сөйләм теле буларак югалу гына түгел, милләт  язмышы белән бәйле икәнлегенә басым ясалды. Конференциядә катнашкан тел белгечләре, тарихчылар, рәсми вәкилләрнең   чыгышлары  бик тә тәэсирле булды. Төп мәсьәлә – балага татар телендә тәрбия бирүгә багышланган чараны барлык әти-әниләр рухланып кабул иттек», - ди  Олы Кибәче урта мәктәбе китапханәчесе Илсөя Бәшәрова.

Фото: скриншот инстаграм

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X